Dzen.ru Video Downloader

The easiest way to download Dzen.ru video, music, thumbnail without watermark or logo

Энҗе мәрҗән калфагым Татарские стихотворение для детей

TIP! Right-click and select "Save link as..." to download.

Loading...
Татар сүзе конкурсына, татар сүзе нэфис сүз бэйгесенэ, балалар өчен шигырь
Калфак турында шигырь

Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак, үзе ап-ак,
Бик килешә үземә.

Әй, калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.

Дәү әнием бүләгенә
Йөрим сөенеп кенә.
Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,
Калфаклар киеп кенә.

Әй, калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.

Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
«Энҗе калфак кигән кыз ул,
Татар кызы», — дисеннәр.

Әй, калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.